“Смарт-тау” — фикердәшләр табарга, тәҗрибә уртаклашырга, белем һәм осталык алырга мөмкинлек бирүче мәйданчык. Биредә катнашучыларга республикадагы мәгариф программаларында, Бөтенрусия форумнарында һәм грантлы бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге дә ачыла. Чарада яшьләр профессиональ тренерларның, сәясмәннәрнең, җәмәгать эшлеклеләренең, галимнәрнең, бизнесменнарның уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен, идеяләрен тыңлаячак, аларны киләчәктә үзләре файдалана алачак.