+24 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
26 Апреля 2017, 21:00

Туган телләрне өйрәнүгә игътибар җитәрлекме?

Кеше дөньяга беренче аваз салуга ук ана сабыена туган телендә “балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле.

Стәрлетамак шәһә­ре­н­­дә туган телләрне өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Туган телебезне күз карасыдай саклау, аның нечкәлекләре белән таныштыру, күре­некле кешеләр мисалында туган иле­безнең чал тарихын өйрәтү, яшь буынга гасырлар буена җыелган мирасыбызны тапшыру – милли мәгарифнең төп бурычы. Стәр­летамак шәһәре мәгариф бүлеге белгече Нәсимә Касыймова һәм мәгълүмати-методик үзәк методисты Зөлфирә Усманова җитәк­челегендә ана теле укытучылары бу өлкәдә бик уңышлы эшләп килә. Ана телен, предмет буларак, 3200гә якын бала өйрәнә. Татар теле һәм әдәбияты шәһәребезнең 39 белем учагының 31ендә предмет буларак укытыла. Аларда 40тан артык татар теле укытучысы эшли, барысы да югары һөнәри белемле, югары һәм беренче категорияләргә ия.
Арабызда талантлы, тәҗри­бәле укытучылар күп. Татар һәм чуваш телләре шәһәр методик берләш­мәсе аларга эш программалары, проектлар эшләүдә, конкурсларга әзерләнүдә ярдәм итә. Коллегаларыбыз Гөлшат Мансурова, Лилия Сәхибгәрәева җитәкчелегендә осталык дәресләре үткәрелә. Көнүзәк мәсьәлә­ләрне хәл итү, проблемаларны өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан төрле семинарлар, конференцияләр даими уздырылып килә. Әлбәттә, мондый чараларда БДУның Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш телләре кафедрасы мөгаллимнәре Илсур Мансуров, Нәсимә Мөкыймованың өлеше зур. Эш тәҗрибәсе белән уртаклашуда һөнәри конкурслар да зур роль уйный.
Нәтиҗәләр дә яхшы. “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” республика конкурсында 31нче мәктәптән Гөлшат Мансурова – җиңүче, 5нче гимназиядән Илүзә Әхмәтьярова лауреат булдылар, күп кенә укытучылар соңгы елларда конкурсның төрле номинациялә­рендә җиңүче дип табылды. Гөлшат Нурулла кызы исә Бөтен­русия ана теле укытучыларының “Туган тел” конкурсында 1нче урын яулады.
Туган тел укытучылары балаларны туган телне өйрәнүгә җәлеп итәр өчен күп көч сала. Әти-әниләр, картәни-картәтиләр катнашлыгында “Шәҗәрә бәйрәме”, “Каз өмәсе”, “Карга боткасы”, “Сабантуй”, “Нәүруз” кебек милли бәйрәмнәрне үткәрү традициягә әйләнде. Ел саен укучылар арасында “Республикамны данлыйм” – иҗади эшләр, “Туган илем – назлы гөлем” – сәнгатьле уку, “Тукай язы” сәнгатьле уку һәм иҗади эшләр конкурслары, юбиляр язучыларга багышланган әдәби-музыкаль композиция­ләр үтә. Аларда укучылар зур теләк белән актив катнаша.
Туган телдә сәнгатьле итеп шигырь сөйләү, җыр башкару, уен коралларында милли көйләр уйнау, бию кемгә дә ошый. Менә кайда талантлар ачыла. Әлеге конкурсларда җиңүчеләр республика күлә­мендә дә призлы урыннар яулый. Иҗади эшләр конкурсында Эльвира Нагаева (укытучысы – И. Әхмәтьярова, 5нче гимназия), Гөлназ Батырова, Алинә Максютова (укытучылары – Р. Галиева, 20нче мәктәп), Илүзә Нургалиева (укытучысы – Р. Гафарова, 24нче мәктәп), шәһәр данын яклап, призлы урыннар яуладылар. М. Акмулла исемендәге БДПУда үткәрелгән “Тукай моңнары” сәнгатьле уку конкурсында да җиңүсез калганыбыз юк. 5нче гимназия укучылары коллективы анда Гран-при яуласа, Вилдан Рамазанов, Илдан Фәхретдинов (җитәк­челәре – И. Әхмәтьярова, 5нче гимназия), Илмира Бибакова (җитәкчесе – Л. Җәлилова, 3нче гимназия), Әдилә Абдуллина (җитәкчесе – Р. Галиева, 30нчы мәктәп) төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия булдылар.
Ел саен 1нче гимназиядә – “Ломоносов укулары”, 3нче башкорт гимназиясендә – “Киекбаев укулары”, 5нче татар гимназиясендә “Ибраһимов укулары” республика фәнни-гамәли конференцияләре үткәрелә. Аларда укучылар фән өлкәсенә тәүге адымнарын ясый, һәм, әйтергә кирәк, ул бик уңышлы килеп чыга.
Укучыларыбыз алган белем дәрәҗәсе татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында сынала. Шәһәр этабында җиңүчеләр Уфада да сынатмый. Соңгы елларда 30нчы мәктәптән Әдилә Абдуллина (укытучысы – Р. Галиева), 5нче гимназиядән Диана Әсфәндиярова (укытучысы – И. Әхмәтьярова), 20нче мәктәптән Алина Максютова (укытучысы – Р. Галиева) республика олимпиадасында алдынгы урыннарны яуладылар.
Укучыларның барлык уңыш­ларына май аенда үткәрелгән “Укучыларның намус һәм дан бәйрәме”ндә йомгак ясала, алдынгыларга бүләкләр тапшырыла.
Хәзерге заманның яңа мәгълү­мати чаралар һәм яңадан-яңа технологияләр белән тулган иксез-чиксез дәрьясында яшь буын югалып калмасын, тамырыннан аерылып, аяусыз дулкыннарда чайкалмасын өчен Стәрлетамак шәһәре укытучылары җитди эшли һәм киләчәккә олы максатлар белән яши.

Римма ГАЛИЕВА,
Стәрлетамак шәһәренең татар һәм чуваш телләре методик берләшмәсе җитәкчесе.
Читайте нас