+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
7 Мая 2017, 09:18

Уфа галимнәре Парижда диплом ала

Башкортстан дәүләт университетының география факультеты деканы урынбасары Әнвәр Фәрхетдинов, факультетта беренче булып, халыкара үрнәктәге Ph.D. дипломына ия булды.

Дипломны якташыбызга Парижның Югары тау мәктәбендә тапшырдылар. Әнвәр Фәрхетдиновның диссертациясенә БДУ һәм Парижның Югары тау мәктәбе галимнәре җитәкчелек иткән. Тикшеренү эре проект (Ханкала җир асты термаль сулары яткылыгын эшкәртү) кысаларында башкарылган. Галим Web of science һәм Scopus базасына кергән журналларда 5 мәкалә бастырган. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә 2016 ел башында Русиядә бердәнбер геотермаль станция эшләтеп җибәрелгән.
Читайте нас