+12 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 Май 2017, 08:56

Өстәмә инша яздылар

Мәктәпне тәмамлаучы 5 меңләп укучы йомгаклау иншасын өстәмә вакытта язды, дип хәбәр итә Русия Мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең матбугат хезмәте.

Билгеле булуынча, йомгаклау иншасын 2017 елның 3 маендагы өстәмә вакытта илнең 85 субъектында һәм Русиядән читтәге мәгариф оешмаларында яздылар. Инша язуга 4,9 мең, изложение язуга 180ләп кеше гариза биргән. Сынауны вакытында тапшыра, “зачет” алалмаганнар һәм алдагы елларның декабрь, февраль айларында җитди сәбәп белән йомгаклау иншаларын яза алмаучылар өчен өстәмә вакыт бирелә. Инша нәтиҗәләре 17 майдан да соңга калмыйча билгеле булачак.
Читайте нас