Алдан хәбәр ителүенчә, быел имтихан бирү вакыты 25 майдан 1 июльгә кадәр каралган. Башкалада БДИны тапшыру өчен 25 пункт әзерләнә һәм 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен 47 пункт булдырыла.
Узган ел имтихан тапшыра алмаганнарга аерым пунктлар булдырылачак. Тагын бер яңалык — башка елларда мәктәп тәмамлаучылар өчен тәгаен сроклар билгеләү. Чыгарылыш имтиханнарын алар 20 июньнән соң тапшыра башлаячак.
— Быел кертелгән яңалыклардан — эшләрне сканер аша үткәрер өчен мәктәпләргә югары тизлектәге сканер һәм принтерлар сатып алынды. Барлык имтихан тапшыру пунктларында металл эзләү җайланмасы, видеокамералар торачак, телефон элемтәләре өзеләчәк, — диде Елена Хаффазова.
Җитәкче белдерүенчә, 9 мең мәктәп укучысы - төп дәүләт имтиханы, 4 меңгә якын кеше БДИ тапшырачак. Шунысы игътибарга лаек: быел булачак абитуриентларның әти-әниләре дә имтихан тапшыра алачак. Мәктәпләр аларны кабул итәргә әзер. Бу балалар имтихан вакытында психологик яктан тыныч булсын өчен эшләнә. Әлбәттә, ата-аналар балалардан аерым утырачак.