+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
23 Мая 2017, 08:30

“Маугли-кыз” институттан куылган

Ике дистә ел чамасы элек эт оясында өч яшьлек кыз табылган иде. Ул анда ашарга эзләп, җылынырга кергән була. Кызны тәрбиягә алган гаилә, акча җиткерә алмауга сылтанып, аны күпмедер вакыттан кире балалар йортына тапшыра. Соңрак аны икенче бер хатын тәрбиягә ала.

Кыз үсә һәм үз көче белән, ятимнәр өчен каралган ташламалардан да файдаланмыйча, Белгород юридик институтына укырга керә, барлык психологик тестларны уңышлы үтә. Һәм менә, өч ел укыгач, курсант Людмила Фурсова институттан чыгарылган. Ни өчен?
Институттан чыгарылу хакындагы карардан өзек: “Русия Федерациясенең эчке эшләр органнары хезмәткәре статусыннан файдаланып, дәресләрдә булмавын акларга теләп, медицина диагнозы белән расланмаган сәламәтлеге какшавын сәбәп итеп, медсанчасть терапевты белән аралашканда тәрипсезлек күрсәткәне өчен...” Кыздан хәтта өч ел эчендә дәүләт аның укуына сарыф иткән 300 мең сумны да кире кайтаруын таләп иткәннәр икән.
Белгород өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе бу хәлне җентекле тикшерергә ниятли.
Читайте нас