+34 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 Мая 2017, 07:51

Башкортстанда “Соңгы кыңгырау”лар чыңлый!

Бүген Башкортстанда XI сыйныфны тәмамлаучы 17500 яшүсмер мәктәп белән хушлаша.

Шул уңайдан мәктәпләрдә тантаналы линейкалар үтә, аларда укытучыларның яшьләргә үгет-нәсыйхәтләре, егетләрнең һәм кызларның рәхмәт сүзләре яңгырый һәм, әлбәттә, “Соңгы кыңгырау”лар чыңлый.
Башкортстан Мәгариф министрлыгы вәкилләре хәбәр итүенчә, бу көнне мәдәни-күңел ачу чараларының хәвефсезлеге барлык оешмаларның игътибар үзәгендә торачак.
Алдагы атнадан чыгарылыш сыйныф укучылары өчен кызу мәл – Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру башланачак. БДИлар 29 майдан 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Алдагы дүшәмбедә үк егет-кызлар география һәм информатика буенча имтихан тапшырачак.
Чыгарылыш кичәләрен үткәрү һәм аттестатлар тапшыру 27 июньгә планлаштырыла.
Читайте нас