+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
25 Мая 2017, 06:21

Татар кафедрасы тәүге магистрларын чыгара

Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы үзенең тәүге чыгарылыш магистрантларыннан Дәүләт имтиханнары кабул итте.

“Тел һәм мәдәниятара бәйләнешләр” белгечлеге буенча эшләүче магистратура әлеге кафедра каршында моннан ике ел элек ачылган иде. Анда укырга тәү башлап биш студент кабул ителде. Быел алар магистратура программасын тәмамлый.
Уку барышында яшьләр төпле белемле белгечләр булып өлгерде. Алсу Галимова, Илфира Галимова, Дания Гыйләҗетдинова, Илмира Миңнеярованың бүген “кызыл” дипломга дәгъва итүләре – шуңа дәлил. Татар магистрантлары арасында бердәнбер егет Илүс Әхияров та кызлардан калышмый.
Киләчәктә алар тел-әдәбият белән бәйле барча өлкәләрдә, шулай ук дәүләт хезмәте органнарында да эшләү хокукына ия булачак.
Читайте нас