— Илмера, сез бүген — районда гына түгел, республика һәм Русия күләмендә танылган укытучы. Әйдәгез, сүзне үзегез, нәсел тамырларыгыз белән танышудан башлыйк. Кайсы якның һавасын сулап, суларын эчеп үстегез сез?
— Мин 1972 елның 26 мартында Илеш районы Татар Мәнәвезе авылында дөньяга килгәнмен. Күп тә үтми, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган әтиемнең М. Горький исемендәге колхозга баш зоотехник итеп җибәрелүе сәбәпле, Кадер авылына күченгәнбез. Илдар Юзеев әйтмешли, мине әрәм итми, адәм иткән авыл ул — Кадер. Җирдә оҗмах бар дисәләр, ул нәкъ шундадыр кебек тоела миңа. Күккә ашкан түбәсендә ак каеннар, итәгендә барбарислар, карагайлар үскән таулары, аннан бәреп чыккан салкын сулы чишмәләре, кечкенә инеше, җиләкле болыннары, чикләвеккә бай урманнары — болар барысы да күңелгә якын, җанга дәва. Без шул тау башларына үрмәләп үстек. Таулар – минем өчен иң биек, әкияти хыялларга күтәрүче баскыч кебек иде. Биредә мин төпле белем алдым, тормышка карашым, холкым формалашты. Мәктәптә укучылар үзидарәсе көчле иде. Отряд советы рәисе, комсорг буларак, мәктәп күләмендә узган чараларны үткәрүдә башлап йөрдем.
Безнең гаиләдә китап культы көчле иде. Әткәй белән әнкәй, буш вакытлары булдымы, кулларына китап ала иде. Алардагы китапка булган мәхәббәт миңа да күчте. Авыл китапханәсендә без укымаган китап калдымы икән?! Әткәй еш кына ерак юлга чыга иде. Кайдан гына кайтып керсә дә, безгә алган күчтәнәчләре арасында һәрвакыт китап була иде. Гомумән, бу дөньяда 44 ел гына яшәп, үлгәннән соң да чирек гасыр буе сагынып сөйләрлек яхшы истәлекләр калдырган әтием, чын коммунист Галиәкрам Хисам улы минем өчен намуслылыгы, эшкә бирелгәнлеге, гаделлеге белән гомер буе үрнәк булды.
Беренче укытучым Гүзәл Кадыйровага, директорыбыз Илфир Галиевка, күңелемә Тукай моңнарын салган, үзе дә бөек шагыйребезнең якташы булган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Галиевага, сыйныф җитәкчем Равилә Нәбиевага һәм белем-тәрбия биргән, миндә булган сәләтне күреп, аны ачарга тырышкан барлык укытучыларыма бик рәхмәтлемен.
— Укытучы булу балачак хыялы идеме?
— Урта сыйныфларда, чыннан да, укытучы булырга хыялландым. Үзебезнең урам балаларын тезеп утыртып “дәрес”ләр үткәрә идем. Унынчы сыйныфка җиткәндә, бу хыял кинәт кенә үзгәрде. Лира Фәйзуллина кебек радио дикторы буласым килде. Бу һөнәргә укыта торган аерым уку йорты булмаганлыктан, телне яхшылап өйрәнсәм, бәлки, радиога эшкә алырлар, дип, БДУның филология факультетына укырга килдем.
Сизелми дә үтеп киткән студент еллары якты хатирәләргә бай булды. Мин студент тормышының үзәгендә кайнадым. “Тел чишмәсе” түгәрәгенең старостасы булдым, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясадым, язучылар белән очрашулар үткәрүдә башлап йөрдем. Активлыгымны, тел һәм әдәбиятка булган кызыксынуымны күреп, 5нче курста аспирантурага калырга үгетли башладылар.
— Ә сез ул тәкъдимне кабул итмәдегез, диплом алуга, авыл мәктәбенә эшкә кайтып киттегез, шулай бит?
— Дүртенче курста үзем укыган мәктәпкә практика үтәргә кайттым. Нәкъ шуннан мин укытучы гына булып эшләячәкмен, дигән ныклы уй белән килдем. Икенче сәбәп яшьлек мәхәббәтем — Рамилемә кияүгә чыгуга бәйле булды. Ул тамырлары белән авылга береккән егет иде. Аңа яратуым авыл җирендә эшләүне һәм яшәүне сайлауга этәргеч булгандыр. Олы кызым Таңчулпан 22 июньдә без диплом аласы көнне дөньяга килде. Кызыл дипломымны университеттан ирем барып алды.
— Инде 23 ел вакыт үтеп киткән. Укытучы һөнәрен сайлавыгызга бүген үкенмисезме?
— Һич юк. Минем өчен укытучы — барлык тормышым. Балалар белән эшләү — зур бәхетем ул. Бөек акыл иясенең “Бала ул тутырылырга тиешле буш савыт кына түгел, ә кабыначак ялкын да” дигән сүзләре белән килешәм. Ләкин укучыны “кабызу” өчен үзең ялкын булырга кирәклекне дә бер генә минутка да истән чыгармыйм. Янымда “Илмера апа” дип бөтерелеп торучы укучыларым, авыр вакытларда киңәшләре белән ярдәм итүче хезмәттәшләрем, эшемне аңлаучы, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, машинасын кабызып, укучыларым белән олимпиада-конкурсларга алып чыгып китүче Рамилем, уңышлары белән сөендереп торган балаларым Таңчулпан, Айбулат, Нурия, кайчан кайтып керсәм дә, җылы ашларын әзерләп көтеп торучы, һәр уңышыма ихлас сөенүче әнием бар. Болар барысы да миңа рухи көч бирә.
— Бүгенге заман укытучысы нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш дип уйлыйсыз?
— Бу сорауга җавап эзләмәгән һәм уйланмаган укытучы юктыр. Хәзерге заманда мөгаллим булу бик авыр һәм җаваплы. Көн артыннан көн уза, аларга алмашка айлар, еллар килә, заманалар үзгәрә. Замана белән бергә яшь буын да үзгәрә. Шуңа да заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнең белән кызыксындыру, аларның игътибарын җә-леп итү өчен мәгълүмат технологияләрен үзләштерү һәм аларны укыту процессында куллану — укытучы алдында торган төп бурычларның берсе. Балаларның иҗади сәләтен ачу, күңел-ләренә яхшылык, шәфкатьлелек орлыклары салу, аларны тормышта лаеклы урынын табарлык, туган телен, мәдәниятен, халкының рухи кыйммәтләрен хөрмәт итүче, алар белән горурланучы, коммуникатив, максатчан шәхес итеп тәрбияләү — көнүзәк таләп. Укучы без биргән белем һәм күнекмәләрне рәхмәт хисе белән файдаланырлык бул-сын. Моның өчен укытучы белемле дә, әдәп-әхлаклы да булырга тиеш.
Бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддиннең “ Әдәбе тәгълим” (“Укыту кагыйдәләре”) дигән хезмәте — минем өстәл китабым. Басылганына гасырдан артык вакыт үтсә дә, анда күтәрелгән проблемалар бүген дә актуальлеген югалтмаган.
— Илмера ханым, укучыларыгызның уңышлары турында да сөйләп үтегез әле.
— Сәләтле балаларны күреп алып, алар белән аерым эшләү үз нәтиҗәләрен бирми калмый. 1997-2017 елларда Базытамак мәктәбе укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән район олимпиадасында 35 тапкыр призлы урын яулады. Республика күләмендә җиңү 2007 елда килде. 10нчы сыйныф укучысы Светлана Хәертдинова татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада — өченче, төбәкара үткәрелгәнендә дүртенче урын алды. 2011-17 елларда республика олимпиадасында — 4, Казанда үткәрелгән төбакара бәйгедә 2 укучым җиңү яулады. Иң сөендергәне — укучыларымның минем юлны сайлавыдыр, мөгаен. Мисалга, 2011-12 елларда республика олимпиадасында — беренче, төбәкарада беренче һәм икенче урыннар яулаган укучым Алинә Шәехова, КФУны кызыл дипломга тәмамлап, бүген Казан шәһәренең 39нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлады, киңәш кирәк булса, туп-туры үземә шалтырата. Башкортстан дәүләт университетында белем алучы Алсу Казыйханова, Гүзәлия Биктимерова, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында укучы Рәмилә Хуҗина — төрле елларда олимпиадаларда катнашып, көч сынаган укучыларым. Агымдагы уку елында 9нчы сыйныф укучысы Илнара Ганиева БДПУ үткәргән олимпиадада беренче урын алды.
Фән олимпиадаларында гына түгел, иҗади бәйгеләрдә дә сынатмый укучыларым. Алар “Республикамны данлыйм” иншалар конкурсында, “Тукай моңнары”, “Фатыйх Кәрим укулары”, “Җиңү язы”, “Җанлы сүз” бәйгеләрендә ел саен призлы урыннар яулый.
Укытучы гына түгел, сыйныф җитәкчесе дә бит әле мин. Ике чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормыш юлына озатып, бүген өченче сыйныф белән эшлим. Һәркайсы күңелемә якын, үз балаларым кебек кадерле. Һәрдаим шалтыратып, кайткан чакта, мәктәпкә килеп, хәл белешәләр, шатлык-сөенечләре белән уртаклашалар. Очрашсак, сөйләшеп сүзләребез бетми.
Үткәннәргә борылып карасам, Аллаһка шөкер, йөз кызарырлык түгел. Бүгенге көндә югары уку йортларының филология факультетларында белем алучы студентларым, республикада һәм аннан читтә татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре булып эшләүче укучыларым өчен чын күңелдән сөенәм. Сөенмәслек тә түгел шул: эшемне миннән дә яхшырак итеп дәвам итүче укучыларым бар бит! Укытучы өчен шуннан да кыйммәтрәк ни бар тагын!
— Димәк, төгәл 23 ел элек БДУ доценты, галим, язучы Сәгыйдулла Хафизов сезнең хакта: “Кем белә, еллар үтәр һәм университетның филология факультетына, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә, укытучы булам, дип килгән яшь егет, яшь кыз һөнәргә гашыйк иткән кеше итеп Илмера Низамованы (хәзерге Ахунованы. Автор иск.) таныр. Тормыш шундый әверелешләр белән ышанычлы да, матур да, имин дә бит ул!” — дип, бик дөрес сүзләр язган, гүя, сезнең киләчәкне алдан күзаллаган!
— 23 ел элек “Кызыл таң” гәзите битендә дөнья күргән ул язманы мин бүген дә кадерләп саклыйм. Безнең курс гадәти генә түгел иде шул. Без барыбыз да — активлар, тырышлар идек. Телне һәм әдәбиятны өйрәнүгә булган кызыксыну да көчле иде. Ул елны уку йортын 5 кыз кызыл дипломга тәмамладык. Элекке сабакташларым — бүген “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире, республиканың иң талантлы хикәячесе Дилбәр Булатова, студент чагында ук гитарада уйнап моңлы җырлар башкаруы белән күпләрнең күңеленә кереп калган, бүген Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче ахирәтем Флүрә Мостафина, Яр Чаллы шәһәренең “Күңел” радиосында диктор булып эшләүче дустым, якташым Зөһрә Фатыйхова белән мин чиксез горурланам, алар белән даими рәвештә хәбәрләшеп торам.
— Илмера, укучыларыгызны татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларга әзерләү алымнары турында да сөйләшик әле. Бу җиңүләр җиңел биреләме? Аның артында, әлбәттә, тырыш хезмәт ятадыр.
— Укучыларымны татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларга 5нче сыйныфтан әзерли башлыйм. Сәләтле балалар белән индивидуаль эш алып барам. Бала белән дәрестән соң калып, түгәрәктә шөгыльләнмисең икән, бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәгә ирешеп булмый. Монысы мең кат сыналган факт. Олимпиадада җиңүләр — фәкать уртак тырышлык нәтиҗәсе. Бик яхшы, заманча җиһазландырылган кабинетым (музыкаль үзәк, телевизор, DVD, видеомагнитофон, ноутбук, проектор, экран булу), дәрестә интернет ресурсларыннан файдалану яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Укучыларым әдәби тел нормаларын да бик тырышып үзләштерә.
— Тел, әдәбият укытучысы буларак, Сезне бүген нәрсә борчый?
— Туган телебезнең язмышы хафаландыра. “Хәзерге вакытта татар теле нигә кирәк? Аның белән кая барып була?” — дигән сүзләрне соңгы вакытта еш ишетергә туры килә. Туган телгә мәхәббәт гаиләдән башлана, балага ана сөте белән керә. Соңгы елларда беренче сыйныфка татар телен белмәгән татар балалары килү мине бик борчый. Ә бит тел — халкыбызның күңел байлыгын гасырлар дәвамында үзенә сеңдерә барып, бүгенге көннәргә китереп җиткергән олы бер хәзинә. Марсель Галиев сүзләре белән әйтсәк, “халкымның тәкъдир-язмышы — әрнүле ярасы да, бәхетле күз карасы да, чая матурлыгы да, аяусыз батырлыгы да ана телебездә чагыла”. Телебезне сакласак, аны тырышып өйрәнсәк кенә, милләт булып сакланып калачакбыз. Тулы ышаныч белән әйтә алам: туган телен камил белгән бала башка телләрне дә җиңел үзләштерә, урыс теленнән чыгарылыш имтиханын да югары балларга тапшыра.
Республикада туган телләрне өйрәнү — югары дәрәҗәдә. Тугызынчы сыйныф укучыларына татар теленнән имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелү дә — шуның бер чагылышы.
Күңелне борчыган тагын бер нәрсә бар. Сер түгел, соңгы елларда укучыларыбыз көннән-көн азрак укый. Күпләре телевизор, компьютерны якын күрә. Ә бит моннан 10-15 ел элек укучылар әдәби китапларны кулдан-кулга йөртеп укый иде (кабинетта 300дән артык китап бар). Исемдә, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Флүс Латыйфи, Рабит Батулла, Нурихан Фәттахның тарихи романнарын укучылар гына түгел, аларның әти-әниләре дә укып чыкты. Әдәбият бит ул кеше күңелен нурландыра, киңәш һәм илһам бирә, тормышка ямь өсти. “Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык...” дип, Мөдәррис Әгъләмов бик дөрес әйткән. Бүген, телевидение һәм интернет балаларга халкыбызга бөтенләй ят булган кыйммәтләрне сеңдерергә тырышкан бер заманда, галиҗәнап китапка мәхәббәтне кире кайтарасы иде.
— Сез бүген районның гына түгел, республиканың, Русиянең иң яхшы мөгаллимнәре исемлегендә. Башкортстан, Татарстан, Русия Федерациясенең Мәгариф министрлыкларының бихисап Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” билгесе, Русия Президентының 200 мең сумлык гранты, татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы-2017” республика бәйгесе җиңүчесе” булуыгыз — шуңа ачык мисал. Белүемчә, мәктәптә эшли башлавыгызның тәүге елларында ук берсеннән-берсе күркәмрәк җиңүләр яулый башлагансыз һәм бу уңышлар бүген дә дәвам итә. Без, илешлеләр, сезнең белән горурланабыз, сезгә эшегездә уңышлар, гаиләгезгә иминлек телибез. Алда сезне яңадан-яңа үрләр, җиңүләр көтсен, арытаба да туган телгә хезмәт итү юлыннан армый-талмый алга атларга насыйп булсын!
— Рәхмәт. Мөмкинлектән файдаланып, “Ел укытучысы” конкурсында зур ярдәм күрсәткән өчен район мәгариф бүлегенә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, мәктәп коллективына, Башкорт-станның атказанган укытучысы Дилә Зиннәтуллинага, укучыларыма, гаиләмә олы рәхмәтемне җиткерәм.