-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 Май 2017, 02:00

БДИ кайчан бетәчәк?

Тармак министры Гөлназ Шәфыйковага укучылар шундый сорау да юллады. Ни өчен укытучылар өйгә эшне бик күп бирә? Бер­дәм дәүләт имтиханы берәр кайчан бетәрме? 4нче сыйныфлар өчен дә БДИ булачакмы? Мәктәп ихатасында агачлар аллеясе булдырырга ярыймы? Башкала мәк­тәп­ләре укучылары республика мәгариф министры Гөл­наз Шәфыйкова белән очрашуда әнә шундый һәм үзлә­рен кызыксындырган башка бик күп сораулар бирде.

Укучылар белән очрашу бе­ренче тапкыр һәм матбугат конференциясе форматында үтте. Әлеге чара алдыннан Мәгариф министрлы­гының электрон почтасына һәм телефон аша да респуб­ли­ка­быз­ның төрле мәктәп укучыларыннан 236 сорау кабул ителгән. Аларның кайбер­лә­ре конференция вакытында да яңгы­рады.
Министр белән ачыктан-ачык сөйләшүдә Уфаның 105­нче, 64нче гимназия­ләреннән, 84нче Татар гимна­зиясеннән, 3нче, 27нче, 129нчы мәктәп­лә­реннән, Рәми Гарипов исе­мендәге мәктәп-интернатыннан 20гә якын укучы катнашты. Укучы­ларның һәммә­се Гөлназ Радмил кы­зына үзлә-рен кызыксындырган сорауларны бирергә ашыкты. Мәр-тәбәле очрашуга килгән иң кечкенә катнашучы — 3нче сыйныф укучысы Аня чирек ахырында имт­и­ханнарның күп булуы өчен борчылуын белдерде.
— Үскәч әнием кебек укытучы буласым килә. Тик мине барысы да бу һөнәрне сайламаска үгетли. Ә Сез нинди киңәш бирер идегез? — диде 84нче Татар гимназиясенең 5нче сыйныф укучысы Ди­ләфрүз Ахунова.
Мәгариф министры кызга, бер­нигә карамастан, максатларга ире­шергә, хыялга таба атларга киңәш итте. Ә югары сыйныф укучылары белән сүз алар өчен иң көнүзәк мәсьлә — БДИ тирәсендә барды.
— Сездән аермалы буларак, мин мәктәптә — чыгарылыш, ә аннары үзем теләгән югары уку йортларына кабул итү имтиханнары тапшырдым. Ә алар бик күп булды. Сез исә бер тапкыр БДИ тапшырып, илебезнең күңелегез теләгән вузына укырга керә аласыз һәм мо­ның өчен беркая да барырга кирәк­ми, — дип, белемне тикшерүнең мондый алымы күпкә өстен­лекле булуын ассызыклады Гөлназ Шәфыйкова.
Министр, узган ел белән чагыштырганда, быел БДИ тапшыруда зур үзгәрешләр көтелмәвен әйтте.
Укучыларның тормышы, аларны борчыган проблемалар турында белү максатында оештырылган кон­ференция кызыклы һәм фә­һемле булды.
— Мондый очрашулар мө­һим һәм киләчәктә дә дәвам итәчәк, — дип белдерде министр.
Читайте нас