Агымдагы уку елында Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелгән Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабында республика данын 97 укучы яклады. Финалда Башкортстан вәкилләре 35 призлы урын алды. Шуларның 4есе — җиңүче, 31е призер исемен яулады. Узган елда йомгаклау этабында республикадан 116 укучы катнашып, 17 фән буенча 43 призлы урын алганнар иде. Быел алдынгы укучылар 14 фән буенча җиңү яулап, республикага медальләр һәм дипломнар алып кайтты. Кайбер фәннәр буенча берничә җиңүче һәм призер булуы аеруча сөенечле. Мәсәлән, хокук белеме буенча 2 җиңүче һәм 5 призер булган. Уфаның 64нче гимназиясеннән һәм Белоретның 21нче мәктәбеннән 11нче сыйныф укучылары әлеге фән буенча җиңүчеләр сафына кергән. Уфаның сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен 28нче коррекцион интернат-мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Илмир Исмәгыйлов ике ел рәттән хокук белеме буенча призер исемен яулый. Тырыш егет белемле һәм сә-ләтле балаларга бернинди киртәләр дә юклыгын быел янә бер тапкыр исбатлады.
Шунысы мактауга лаек, олимпиаданың соңгы этабында берьюлы икешәр предмет буенча призлы урын алучы укучылар да бар.
Укучыларның туган телләр буенча төбәкара һәм республика бәйгеләрендә дә уңышлары байтак. Әлеге форумга башкорт, татар, мари, чуваш, удмурт телләре буенча зур уңышка ирешкән укучылар чакырылган иде. Алар барысы да үзләрен олимпиадага әзерләгән укытучылары белән килгән.
— Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада укучыларыбыз ел саен катнаша. 2014 елда бер укучым призер булган иде, быел Лиана Гыйбадуллина төбәк буенча — җиңүче, төбәкара олимпиадада призер булды, — ди Краснокама районының Яңа Бура мәктәбе укытучысы Эльмира Кадыйрова. Шул ук районның Куян авылыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Гафарованың укучысы Индира Мирзаһитова исә ике тапкыр җиңү яулавы белән чын күңелдән горурлана ала. Төбәктә җиңү яулаган кыз, Казанда узган Халыкара олимпиадада беренче урын алган. Әлбәттә, республика мәктәпләрендә тирән белемле, зирәк һәм туган телгә битараф булмаган кызлар һәм егетләр укуына күңел сөенә.
Олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын, аларның остазларын тантаналы рәвештә котлаганнан соң, форум эшен иҗади секцияләрдә дәвам итте. Укучылар финанс грамоталылык буенча оештырылган эшлекле уенда, Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте буенча уздырылган брейн-рингта катнашты. Алар-ның остазлары өчен ул көнне “Республикада олимпиада хәрәкәтенең киләчәктәге үсеше” дигән темага “түгәрәк өстәл” эшләде.