+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
1 Июня 2017, 08:00

Көч җыярга - лагерьларга!

Ниһаять, күпчелек мәктәп укучылары өчен түземсезләнеп көтеп алган каникуллар башланды. Бүген иртәннән үк тукталышларда һәм мәктәп ихаталарында зур сумка-рюкзак тоткан кызлар һәм малайлар мәш килә. Җәйнең беренче көнендә мәктәп яны, кайбер ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары үз эшен башлап җибәрде.

Быел республикада 242 мең бала төрле ял итү урыннарында вакытларын күңелле уздырып, ял итәчәк һәм сәламәтлеген ныгытачак. Укучыларны 98 — шәһәр яны, 1459 — көндезге , 30 — шифаханә төрендәге, 981 — ял һәм хезмәт һәм 120 палаткалы лагерьлар кабул итәчәк. Ялның аз чыгымнар таләп итүче төрләрен дә исәпләгәндә, республикада барлыгы 390 мең баланы сәламәтләндерү кампаниясенә җәлеп итү көтелә.
Читайте нас