2 июньдә 31 мең укучы математиканың профильле дәрәҗәсен тапшырды. Кызганычка каршы, республиканың бер районында шпаргалка кулланырга теләгән кызны имтиханнан чыгарып җибәргәннәр. Аның хилафлык эшләвен онлайн-күзәтүчеләр күреп кала. Нәтиҗәдә, укучы бу фәннән имтиханны киләсе елда гына тапшыра алачак.