50 ел элек мәктәп тәмамлаучыларның очрашуына әзерлек барышында 84 сабакташыбыз белән элемтә урнаштырылды. Кызганычка каршы, аларның 29ы гүр иясе булган (урыннары ожмахта булсын).
Очрашуга 34 укучы, аларны укыткан укытучылар килде. Бәйрәмнең тантаналы өлеше мәктәптә узды. Аннан, зиратка барып, мәрхүм булган сыйныфташлар, укытучылар каберләренә чәчәкләр салынды.
Бәйрәмнең икенче өлеше Вәлиев исемендәге токымчылык заводы ашханәсендә дәвам итте. Кичкә кадәр жыр-моң тынмады. Аннан бергәләшеп Югары Әлкәш авылы сабантуена чыктык.