Өлгер кыз М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының “педагогик белем бирү” юнәлешендәге “инглиз теле” профилен сайлаган.
Быел бу югары уку йортына укырга керүчеләр өчен 1633 бюджет урыны бүленгән.
Мәгариф министрлыгы белдерүенчә, агымдагы елда республикада кабул итү кампаниясенә федераль бюджеттан 9943 урын бүленгән. Шул исәптән, бакалаврлар әзерләү программасы буенча — 5633, белгечләргә — 1521, магистрларга 2789 урын бирелә.