+22 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
21 Июня 2017, 07:30

35 укучыда — 100 балл!

Республикада БДИ тапшыручылар арасында 100 балл җыючы укучыларның саны 35кә җитте.

Әлегә кадәр информатика буенча — 13, профильле математика һәм география буенча берәр укучы иң югары нәтиҗәгә ирешкән булса, соңгы имтиханнарда янә 20 укучы 100әр балл җыйды. Физика буенча — 14, әдәбияттан — 5, җәмгыять белеменнән бер чыгарылыш сыйныф укучысы белемнәренең төпле булуын күрсәтте.

Мәгариф министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, быел имтиханнардагы уртача баллар узган елдагыдан югарырак. Мәсәлән, физика буенча уртача балл 51дән 56га, җәмгыять белеменнән — 52,5 дан 54кә, әдәбияттан 55,9дан 58,9га кадәр күтәрелгән. Шунысы мөһим, әлеге фәннәр буенча БДИ тапшыручылар арасында минималь баскычны үтә алмаучылар саны күпкә азайган.

Имтиханнарның төп этабы артта калса да, нәтиҗәләр ясарга иртәрәк әле. 1 июльгә кадәр имтихан тапшыручылар өчен барлык фәннәр буенча да резерв көннәр каралган. Шуңа күрә, “2”ле алучылар саны тагын да азаер дигән өмет.
Читайте нас