Җәйге ялга юлланган балаларның хәвефсезлеген кайгырту җаваплы кешеләр өчен бүген беренче урында тора. Узган елда Карелиядә булган коточкыч фаҗигә балаларын ялга җибәрүче ата-аналарны әле булса куркуда тота. 14 баланың гомерен өзгән фаҗига, бер ел элек, 18 июньдә булган иде. Карелиядә ял итүче кызлар һәм малайлар ике көймәдә күл буйлап походка юллана. Аларны бары тик дүрт өлкән кеше: лагерь директоры урынбасары һәм өч инструктор озатып бара. Күлдә көчле шторм башлангач, 13-15 яшьлек балалар биек дулкыннарга каршы тора алмый, алар барысы да әйләнгән көймә астында кала. Бәхетсезлеккә, 14 бала суга батып үлә. Көчле дулкыннар аша ярга чыгып җитә алганнары да, салкын суда озак тору сәбәпле, авыр хәлдә була. Балаларның ата-аналарын гына түгел, тоташ җәмәгатьчелекне тетрәткән фаҗигадән соң узган ел барлык ял лагерьлары, аларның нинди төрдә булуына карамастан, дүрт көн эчендә тикшерү үтте. Тикшерү барышында ведомствоара комиссия әгъзалары тарафыннан, бигрәк тә, педагоглар, инструкторлар һәм балалар белән эшләүче хезмәткәрләр санына һәм бу эшкә туры килү-килмәвенә, мәктәп укучыларына тәкъдим ителүче программаның эчтәлегенә, балаларның яшәү шартларына игътибар бирелде.
Карелиядәге фаҗигадән соң, Русия Президенты Владимир Путин гамәлдәге законның балаларның ял итүгә һәм сәламәтлеген ныгытуга хокукына кагылышлы өлешен катгыйлатырга кушты. Билгеле булуынча, агымдагы елның 1 гыйнварыннан балаларның ял итү стандартлары үзгәрде.
Әлеге закон авторларының берсе булган Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова белдерүенчә, балалар белән эшләү мәсьәләсендә бер генә закон да барлык проблемаларны чишә алмый. Беренче чиратта, документта балаларның хәвефсез ялын оештыру буенча федераль, төбәк һәм муниципаль власть органнарының вәкаләтләре ачык билгеләнгән. Хәзер бер генә туроператор, турагент һәм экскурсия оештыра торган оешманың да Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының урындагы бүлекләренә хәбәр итмичә юлга чыгарга хакы юк. Бу катгый таләп, моның өчен оештыручылар җаваплы. Моннан тыш, һәр субъект балаларның ялы буенча сәясәтне урында билгеләргә тиеш. Һәр төбәктә балаларның ялы һәм аларны сәламәтләндерү белән шөгыльләнүче оешмаларның һәм компанияләрнең рәсми реестрлары барлыкка киләчәк. Шулай ук, гамәлдәге законның үтәлешен төбәк җитәкчеләре контрольдә тотачак.
Русиядән читкә китеп ял итүче балаларның хәвефсезлеге дә контрольгә алынуына ышаныч бар. Элек турагентлыклар баланың ата-анасы яки мәктәп белән генә килешү төзеп эш итсә, хәзер урындагы власть җаваплылыкны үз өстенә алачак. Ялны оештыручы һәр туроператор республика комиссиясенә балаларның кая баруын, аларның санын, озатып баручылар турында мәгълүмат бирергә тиеш. Билгеле, җаваплылык булганда, хәвефле хәбәрләр дә азрак ишетелә.
Белгечләр әйтүенчә, күпчелек очракта хәвефле хәлләр оештырылмаган ял вакытында килеп чыга. Бу очракта ата-аналар тарафыннан да балалары өчен җаваплылыкны арттыру таләп ителә.
P.S. Мәкалә басмага әзерләнгәндә быел да Карелиядә Ладога күлендә фаҗига турында хәбәр килеп иреште. Башланып кына килгән җәйдә бу соңгысы булсын, елның көтеп алынган, матур мизгеле өмет-ышанычларны акласын иде.