+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 июнь 2017, 13:00

\"Акчарлак\"та күңелле!

Җәйге каникуллар башландымы, укучылар кайсы кая таралашып бетә. Кемдер әти-әнисе белән диңгез ярына ял итәргә бара, икенче берәү җәйгә вакытлыча эшкә урнаша, кайберәүләр лагерьларны сайлый.

Чакмагыш районында табигатьнең искиткеч ямьле кочагында урнашкан “Акчарлак” лагере - республикада иң яхшылар исәбендә.

Беренче агымда анда 89 бала ял итеп, сәламәтлеген ныгытты. Биредә, район балалары белән беррәттән, Бүздәк районыннан да 18 бала ял итте.

— Елның-елында кызлар һәм малайларның иҗади сәләтен үстерү максатында хезмәткәрләр тарафыннан күп көч салына. Вожатыйларның күбесе Чакмагыш гимназиясе укытучылары, студентлар да бар, алар балаларны ярата, һәрберсе белән уртак тел таба белә, – ди өлкән вожатый Ләйсән Әхмәдуллина.

Балалар белән тәҗрибәле педагоглар: вожатый Гөлнара Насыйбуллина, инструкторлар Ревинер Әхмәтов, Марсель Ибраһимов, педагоглар Айгөл Шәрәфиева, Фәйрүзә Сираева, тәрбиячеләр Рузилә Килдиярова, Эльвира Гыйльманова, Дилбәр Хаҗиева, Гөлшат Әхтәмова, Нәдия Каюмова, Диана Гыйльванова, Ирина Әхтәмова, Алина Ситдыйкова, Балалар иҗат үзәгеннән педагоглар Альбина Мөхәммәтгәрәева, Миләүшә Муллаянова, Светлана Йосыпова эшли. Матур һәм күңелле җәй укучылар күңелендә онытылмаслык булып калсын өчен биредә эшләүче хезмәткәрләр күп көч сала.

Лагерьда ял иткән кыска гына вакыт эчендә балалар өчен күп чаралар – “Дуслык”, “Экология”, “Сәясәт”, “Кино”, “Сәламәтлек”, “Гаилә” һәм “Салават күпере” көннәре, “Сабантуй”, “Күңелле стартлар”, “Аҗаган” уеннары, флешмоблар, җыр кичәләре, акыл һәм физик сәләтне үстерә торган уеннар, күңелле дискотекалар оештырыла.
Әлеге вакытта икенче агым үз эшен башлап җибәрде. Бирегә район үзәгеннән һәм авыллардан 100дән артык бала ял итәргә һәм сәламәтлеген ныгытырга килде.
Гөлүсә ХУҖИНА.
Читайте нас