Ринат укытучылар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән. Уразай мәктәбендә укыган егет чыгарылыш сыйныфын Мәскәү дәүләт университетының махсус укыту-фәнни үзәгендә тәмамлый. Әлеге үзәк турында аның әтисе Рөстәм Гәрәби улы ишетеп кала һәм төрле олимпиадаларда җиңү яулаган улына көчен сынап карарга тәкъдим итә. Әлбәттә, анда эләгү өчен Ринатка имтиханнар тапшырырга туры килә.
Ике турны да уңышлы үткән Балтач егете ил йөрәге - Мәскәүдә укый башлый. Биредә уку шактый катлаулы булса да, якташыбыз сынатмый, ел дәвамында яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Алай гына да түгел, физика һәм математикадан БДИны 100әр баллга тапшырган! Афәрин, Ринат!