Гүзәл БДИга 10нчы сыйныфта укыганда ныклап әзерләнә башлаган. “Сынауны 100 баллга тапшыру очраклы гына килеп чыкмый, бу — көндәлек хезмәт һәм тырышлык нәтиҗәсе. Мин бик күп биремнәр эшли идем. Моннан тыш Мәскәү физика-техник институты каршында эшләүче сәләтле балалар өчен читтән торып уку мәктәбендә шөгыльләндем”, — ди төпле белемле кыз.
Гүзәлнең Мәскәү институтына укырга керү теләге тормышка ашуына шик юк, чөнки ул математика буенча югары уку йорты үткәргән олимпиадада катнашып, призлы урын яулаган. Билгеле булуынча, бу нәтиҗә дә 100 баллга тиңләшә. Нәтиҗәдә, Чишмә кызы бу вуз өчен кирәкле өч имтиханнан да 100 балл җыйган.