+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
3 Июля 2017, 09:21

Качак кыз Русиядә мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган

Сүриядән Русиягә качак хәлендә килгән Иман Хассун, урыс теле буенча БДИны 91 баллга тапшырып, Чита шәһәренең 44нче мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган.

Иман – әлеге мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучы бердән-бер укучы.

Ул әнисе һәм сеңлесе белән 2015 елда Русиягә килгән. Кыз гомерен төрле халыкларның телләрен, төрле илләрнең мәдәниятен һәм традицияләрен өйрәнүгә багышларга ниятли. Сүриядә сугыш беткәннән соң туган шәһәре Идлибка кайтырга хыяллана.

- Мәктәптә урыс телен үзләштерү, аеруча “ы” хәрефен әйтергә өйрәнү нык авыр булды. “Җәмгыять белеме” нәрсәне өйрәнүен дә башта аңламадым, Сүриядә мондый фән мәктәптә өйрәнелми, - ди Иман Хассун.
Читайте нас