+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
4 Июля 2017, 12:50

Укытучыларга республика Башлыгы премиясе биреләчәк

Рөстәм Хәмитов “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” төбәкара конкурсы, “Башкортстанның ел укытучысы” республика конкурсы һәм аның кысаларында оештырылучы “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Елның иң яшь укытучысы ” бәйгеләре лауреатларына республика Башлыгы премиясен бирү турындагы карарга кул куйды.

Югары педагогик осталык, шәхесне күпкырлы үстерү өчен яхшы шартлар тудыру, укыту-тәрбия процессына заманча белем бирү технологияләре кертү өчен әлеге дәрәҗәле премиягә 2017 елның иң яхшы педагоглары лаек булды.

Алар арасында республиканың иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары да булуы аеруча шатлыклы.
Бәхетлеләр исемлегендә “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” җиңүчесе Илеш районының Базытамак мәктәбе укытучысы Илмера Ахунова, конкурс финалчылары — Борай районының Зур Бадрак мәктәбе укытучысы Римма Әхмәтҗанова, Стәрлетамак районының Югары Услы мәктәбе укытучысы Раушания Луговая, Уфа шәһәренең 104нче мәктәбе укытучысы Венера Садыйкова, Балтач районының Нөркә мәктәбе укытучысы Наил Фәридонов бар.
Читайте нас