+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Мәгариф
6 Июля 2017, 06:11

Республика Башлыгы 100 балл җыючылар белән очрашты

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов БДИны 100 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашуда мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова һәм алдынгы укучыларның сыйныф җитәкчеләре дә катнашты.

Имтиханда 100 балл җыючы кызлар һәм егетләр арасында — җәмәгать эшләрендә актив катнашучы уку алдынгылары, Бөтенрусия һәм республика олимпиадалары җиңүчеләре.
Республика Башлыгы укучыларны уку елы тәмамлану белән котлады һәм аларга белем биргән укытучыларга, мәктәп коллективына рәхмәт белдерде. Рөстәм Зәки улы быел нәтиҗәләрнең, нигездә, яхшы булуын билгеләп үтте.
— Бердәм дәүләт имтиханында күп кенә фәннәрдән 100 балл алучыларның шактый булуы аеруча шатлыклы. Ә ике укучы икешәр фәнне 100 баллга тапшырган. Әлбәттә, андый нәтиҗәгә ирешү өчен бик күп көч салырга кирәк, — диде Рөстәм Зәки улы. — Безнең әле ике фәннән 100әр балл җыйган өченче укучыбыз да бар. Мәскәү дәүләт университеты каршындагы мәктәпне тәмамласа да, ул безнең республика егете. Тырыш, тәвәккәл, көчле ихтыярлы булуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Әлеге сыйфатларыгыз киләчәк тормышыгызда бик кирәгер дип уйлыйм.
Яшьләр республика җитәкчесе белән киләчәктәге планнары белән бүлеште. Алар арасында республиканың югары уку йортларында белем алырга теләүчеләр булуы аеруча шатлыклы. Әлшәй районының Кыпчак-Аскар мәктәбе укучысы Рамил Исламов БДУның география факультетына укырга керергә җыена, Мишкә районының 1нче лицее укучысы Евгений Кильдебаев документларын Уфа дәүләт авиация техник университетына тапшырган. Физика һәм урыс теле фәннәре буенча имтиханнарда 100 балл җыйган Чишмә районының Алкино-2 мәктәбе укучысы Гүзәл Сафиуллина Мәскәүнең физика техник институтына укырга барырга уйлый. Уфаның М. Пинский исемендәге 83нче инженер лицеен тәмамлаучы Александра Исламгәрәева да шул вузга юлланачак. Нефтекама шәһәрендәге 1нче гимназия укучысы Дарья Томашевская Югары икътисад мәктәбендә логистиканы өйрәнергә, ә Стәрлетамак кызы Екатерина Нефедова Казан дәүләт медицина университетында укырга хыяллана.
Рөстәм Хәмитов әлеге очрашуда укытучы хезмәтенә аерым тукталды.
— Мәктәптә белем алганда да, университетта укыганда да, хәтта, тормышта да һәрвакыт укытучы кирәк. Әгәр киләчәктә дә яныгызда шундый укытучылар булса, димәк, сезгә бәхет тагын да елмаячак, — дип ассызыклады республика Башлыгы.
Читайте нас