География, экология, биология укытучылары, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре Экология елында табигатьне саклауга кагылышлы проблемаларны уртага салып сөйләшү өчен Бөре районына җыелды.
Һәр делегация слетта үз районында саклауга мохтаҗ табигать территорияләре турында тәкъдим кертте. Укытучылар командалары экология проблемалары буенча мәгълүмати стенд һәм презентация әзерләп күрсәтте. Беренче урынга — Учалы, икенчегә — Илеш, өченчегә Караидел һәм Әбҗәлил укытучылары чыкты.