Кышын алар кар көри, җәй һәм көз айларында йорт эшләрендә ярдәмләшә. Бәйрәмнәр вакытында да өлкәннәр турында онытмыйлар, күмәкләшеп котларга баралар. “Күңел җылысы”, “Халыкара Хатын-кызлар көне”, ”Җиңү көне” дигән акцияләр зур оешканлык белән үтә. Һәр уку елы ахырында тантаналы линейкада тимурчылар эшләренә дә йомгак ясала.