+33 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 Июля 2017, 10:04

Укучыларыбыз сынауларда сынатмады

Республикада Бердәм дәүләт имтиханнарына нәтиҗә ясалды. .

Быел имтиханда 20 меңнән артык кеше катнашты, узган елда бу сан 21 мең тәшкил иткән иде. Республикада 105 БДИ тапшыру пункты эшләсә, шуларның 100е — мәктәпләр базасында, 3се —мөмкинлекләре чикле укучылар өчен өйләрендә, 2се холык төзәтү колониясендә ачылды.
Чыгарылыш сыйныф укучылары сайлаган фәннәр арасында иң популяры — җәмгыять белеме, аны быел 7579 кеше тапшырган. Физика фәненнән — 5880, биологиядән — 3936, химиядән 3473 укучы сынау тоткан.
Узган елда БДИны иң югары баллга 43 укучы тапшырган булса, быел бу күрсәткеч 70кә кадәр артты. Ә ике укучы хәтта икешәр фәнне 100 баллга тапшырды. Шунысы куанычлы: 80 һәм аннан да югарырак баллар җыйган кызлар һәм егетләрнең саны елдан ел арта.
БДИ тапшыру барышындагы хилафлыклар өчен 8 кеше имтиханнан чыгарып җибәрелгән. Бу укучыларга быел янә үзләрен сынап карау мөмкинлеге бирелмәячәк. Яңавыл районындагы бер укучы дүрт имтиханда да шелтә алган, нәтиҗәдә, әлеге фәннәрдән аның БДИ нәтиҗәләре юкка чыгарылган
Читайте нас