Ни́колас Джеймс (Ник) Ву́йчич 1982 елның 12 декабрендә Австралиянең Мельбурн шәһәрендә туа. Дөньяга килгән минуттан башлап аның тормышы башкалардан тулысынча аерыла. Чит илләрдә, гадәттә, булачак әти бала туганда хатыны янында тора һәм Никны тәү тапкыр әнисенә тиклем әтисе күрә. Йөзендәге үзгәрешне хатынына күрсәтмәс өчен ул чыгып китәргә мәҗбүр була, ләкин тиз арада үзен кулга алырга көч таба һәм бала янына килә. Сабый сирәк очрый торган тетраамелия синдромы белән туа — ике кулы да, ике аягы да булмый. Аягы булырга тиеш урында кушылып үскән ике бармаклы табан сыман кечкенә генә әгъза аның гомере буена кулын да, аягын да алыштыра.
Бала башта инвалидлар мәктәбендә укый, физик яктан сәламәт булу сәбәпле, аны гадәти мәктәпкә күчерәләр. Нормаль балалар арасында аңардан көлүчеләр табыла һәм ул 10 яшендә үз-үзенә кул салырга карар кыла. Ләкин әти-әнисенең хәсрәт-кайгы кичерәчәген күзаллап, бу уеннан кире кайта. Әйе, әти-әнисенең аны бик яратуын ул белә, яратмасалар, гарип балаларыннан тугач та баш тарткан булырлар иде. Кечкенә Ник бирешмәскә, алга барырга, каршылыкларга аяк-кулларсыз барырга үз-үзенә сүз бирә.
Һәм бара да! 21 яшендә Брисберн шәһәренең Гриффит университетын уңышлы тәмамлый. Үзенең хәйрия компаниясен булдырып, аның президенты вазыйфасын башкара. Төрмәләрдә, чиркәүләрдә, мәктәпләрдә, балалар йортларында чыгыш ясап, тормышта ышанычын югалтканнарга яшәү көче таратып, бәхеткә юл күрсәтеп йөри. Ул — шундый оста оратор, тыңлаучылар аны елый-елый тыңлый һәм ул, чынлап та, күпләрне үлем тырнагыннан коткарып кала. “Русия — мин сәфәр кылган 25нче ил”, — дип яза ул.
Ник Вуйчич турында укыганда гаҗәпләнүем артканнан-арта. Чын мәгънәсендә ярты гына кеше шушы тиклем олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр, түзем һәм тагын әллә нинди сыйфатларга ия була алсын әле! Кайсы фотосурәтенә генә карама, мәрҗәндәй тезелгән тешләрен күрсәтеп елмая, әйтерсең, бер кайгысы да, бер хафасы да юк! Кешенең мөмкинлекләренең чиге юклыгын ул тулысынча исбат итә: суда йөзә, спорт белән шөгыльләнә, компьютерда эшли, китаплар яза, үзе язган җырларын башкара, кинода уйный...
Мохтаҗ бәндәләргә бәхет һәм өмет таратып йөрүче бу изге җанны Ходай Тәгалә дә күрми калмагандыр, күрәсең. Канаэ Мияхаре исемле чибәр кызга өйләнеп, ике балага гомер бүләк иткәннәр, әлеге вакытта игезәкләр көтәләр икән.
Кайвакыт үзенең чыгышлары барышында ул йөзтүбән төшә һәм башта маңгае, аннан кулбашы белән этенеп торып баса. Моның белән ул тормыштагы уңышсызлыкларның чик түгеллеген, тырышсаң, аларны җиңеп булуын исбатлый.
Меңләгән кешене кулсыз көе кочаклап, аяксыз көе тормышта эре адымнар белән атлап баручы Ник Вуйчич — күпләргә үрнәк һәм яшәү чыганагы.
Рәсимә Мостафина,
Дүртөйле районы Иске Баеш мәктәбе директорының
тәрбия эшләре буенча урынбасары.