-17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 июль 2017, 02:00

Туган тел дәресе кыңгырау чыңына буйсынмый

Быелгы “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” финалистлары арасында бердәнбер көчле зат Балтач районыннан Наил Фаридонов булды. Укытучы үзе моңа кадәр киң билгеле булмаса, да, республика иҗат бәйгеләрендә җиңгән укучыларының исемнәре безгә күптән таныш иде инде. Моннан берничә ел элек Нөркә мәктәбенә барып, гәзитебезгә көн аралаш диярлек хатлар язучы яшь хәбәрче Айгөл Нуриеваны бүләкләп кайткан идек хәтта. Ә укытучы үзе тыйнаклык саклый бирде. Ниһаять, быел ул мәртәбәле бәйгегә килде. Һәм яшеренеп яткан асылташ кебек ачылды, мең төрле төсләр белән балкыды!

Нөркә авылында туып-үскән Наил кечкенәдән әдәби мохиттә тәрбияләнә. Мәктәптә озак еллар татар теле һәм әдәбиятын укыткан әнисе Фәрдүнә Заһит кы­зының дәресләргә, төрле бәйрәмнәргә әзер­ләнүен күреп, шигырьләр укуын, әдәби әсәрләрнең иң кызыклы, тәрбияви урыннарын сөй­ләвен тыңлап үсә. Бераздан үзе дә әсәрләнеп китап укырга керешә малай. Бигрәк тә тарихи романнарны үз итә.
Шулай да мәктәпне тә­мамлагач, бөтенләй башка юл сайлый Наил. Армия сафларында хезмәт итеп кайта. Һөнәрчелек-техник училищесын тәмамлый һәм туган авылындагы хуҗа­лыкта шофер булып хезмәт юлын башлый. Күңеле шигърияткә, җыр-моңга тартылган егет беренче эш хакына иң зур хыя­лын тормышка ашыра. — Уфадан 120 сумга баян алып кайта. Заманында оста гармунчы булган, фронттан шигъри юллар белән хатлар язган Заһит картәтисенең сәләте, әйтерсең лә, Наилдә тер­нәк­­ләнә. Баян телләреннән көйләр, халкыбыз моңнары агыла башлый...
Туксанынчы елларда да гармунчы егетләр авылның йөзек кашлары иде әле. Бәйрәмнәрнең — үзәгендә, кызларның йөрәгендә! Өс­тәвенә, Наил кебек җор сүз­ле дә булсамы! Егет авылдагы мәдәни чараларда актив катнаша. Фәрдүнә апа исә улын мәктәп тормышына җәлеп итә. Шофер хезмәте белән беррәттән, белем учагында әле “Уңыш бәйрәме”н, әле Яңа ел ки­чәсен гармун моңнары белән бизи Наил.
— Үзем руль артында юллар гизәм, чын ир-егетләр һөнәренә ия булуым белән горурланам хәтта. Ә үзем тел һәм әдәбият мохитен сагынам, балалар дөнья­сына тартылам. Шушы зарыгу, сусау мине Башкортстан дәүләт университе­тының филология факультетына алып килде, — дип сөйли Наил Кави улы.
Лекцияләр, әдәби кичә­ләр, язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар — күңе­ленә әйтеп бетергесез ләз­зәт биргән ул елларда егет үзенең дөрес һөнәр сайлавын аңлый. Студент еллары сизелми дә үтеп китә. 1995 елда Наил Фаридонов, инде дипломлы белгеч булып, туган мәктәбенә, әнисенең эшен дәвам итәргә, татар теле һәм әдәбияты укытырга кайта.
Яшь педагог җиң сызганып эшкә тотына. Балачакта әдәби әсәрләр аша уйланырга, шул геройлар урыны­на үзен куеп карарга өндәгән әнисенең эш алымнарына да таяна ул. “Тукай, Җәлил, Галимҗан Иб­раһи­мов, Әмир­­хан Еники, Фатыйх Әмирхан, Гомәр Бәши­ров, Аяз Гыйләҗев кебек клас­сикларның әсәрләре аша укучыда тирән кичереш­ләр уятырга мөмкин. Менә дигән тел мохите бу! Бала­ның уй-кичерешләре туган теле белән бәй­ле булса, телнең тарту көче дә, шул ук вакыт­та әдәбияттан алган тәр­бия­ви асыллар да гомер­леккә сакланып калачак”, — ди мөгаллим.
Наил Кави улының мәк­тәптә эшли башлавының беренче елларында ук укучылары белән бергә иҗат тормышында кайнап яшәве дә туган тел укытуда яхшы нәтиҗә­ләр бирә. Авыл мә­дәният йорты каршында оештырылган “Гөлбәзир” халык фольклор коллективы, халык уен кораллары ансамбле, вокаль-инструменталь ансамбль — үзе дә җырлар, сценарийлар язучы тынгысыз укытучы­ның хез­мәт нәтиҗә­се. Иң мөһиме — балалар бу ансамбль­ләргә теләп йөри, бәйге­ләрдә уңышларга ирешә. Әлбәттә, болар барысы да укытучының абруен арттыра. Ә укытучыны ихтирам итү — ул укыткан фәнне дә хөрмәт итү дигән сүз.
Туган тел укытучысы, күпләр уйлаганча, шул фән­нән дәрес бирүче генә түгел. Укучыларында ана теле белән горурлану хисе тәр­­бияләүче дә, аларның кү­ңеленә инсафлылык, ми­һербанлылык орлыклары салучы да, милләт сагында торучы да ул. Наил Кави улы әнә шул кыйбласына инде 22 ел тугрылык саклый. Соңгы биш елда мәктәп директоры вазыйфасында да әле ул. Аның укучылары олимпиадаларда, “Илһам баскыч­лары”, “Тукай моң­нары” кебек иҗади бәйге­ләрдә уңышлар яулый. Ә иң мөһиме — ике дистәдән артык ел эчендә мөгаллимнең күп кенә укучылары аның юлын сайлаган.
— Укытучы үзе үрнәк алырлык дөрес, саф татарча сөйләшергә тиеш. Дәрестә генә түгел, һәрвакыт. Үрнәк — иң зур һәм нәтиҗәле алым. Әйтик, кайбер дәрес­ләр 45 минутта тәмамлана, ә туган тел дәресе кыңгырау чыңына буйсынмый! — ди Наил Кави улы. — Ничек ке­нә телебезне яратырга өндәсәк тә, үзебез ярымтатар, ярымурыс, ярымбашкорт булсак, укучыларыбыз да безнең күчермәбез булып үсәчәк. Аерым бер телдә генә дөрес сөйләшү — мәдәниятлелек билгесе.
Әлбәттә, заман белән бергә атлаучы, һәрвакыт эзләнүдә булган укытучы­ның күңеленә тынгылык бирмәгән мәсьәләләр дә җитәрлек. Шуларның җанны иң әрнеткәне — соңгы елларда җәмгыятьтә, ата-аналарда туган телне өйрәнүгә битараф караш барлыкка килү.
— Барысы да баланы үз телен­нән аеруның нинди фаҗигаләргә, кайтарып булмаслык нәтиҗәләргә ките­рүен аңламаудан килә. Ата-ана үз куллары белән баласын туган телендә аралашу, язу, уку бәхетеннән мәхрүм итә. Арытаба — аеруча куркыныч. Кеше туган әдәбиятын, мәдәниятен, мирасын өйрәнүдән мәхрүм була, үзен милләтенең, халкының әгъзасы итеп хис итә алмый, билгесезлектә кала. Бу — җинаять! — ди педагог.
Аның фикеренчә, әлеге фаҗи­гане булдырмауның бердәнбер юлы — туган тел укытучысы авылда, районда, шәһәрдә абруйлы шәхес булырга тиеш. Очраклы рәвештә генә ана телен укытырга алынган кеше дә, башка фән укытучысы да түгел! Нәкъ хөрмәткә ия укытучы гына балаларны үз артыннан ияртә, телне саклый алачак.
Ана теле һәм әдәбия­тының көннән-көн өстәмә дәрес кенә булып кала баруы өчен дә борчыла Наил Кави улы. Аның “Бердәм дәүләт имтиханына әзер роботлар үстермик, мәктәптә кешеләр тәрбия­лик! Туган телгә сөюдән башлангыч алган тәрбия генә ныклы нигезгә ия”, — дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел.
Фаридоновлар гаиләсен “укытучылар династиясе” дип тә әйтергә була. Наил Кави улының сеңлесе Әл­фия дә, хатыны Рима да — педагоглар, бер коллективта хезмәт салалар. Әйткәндәй, Рима белән Наил студент елларында ук кавыша. Көчле мәхәббәт Зилаер районынында туып-үскән башкорт кызын татар авылына алып килә.
— Укыта башлаган гына мәлдә, балалар дәрес буена минем башкортча сөйлә­шүне кызыкка күреп тыңлап утыра иде. Шуннан чәмлә­неп, ярты ел эчендә бер генә башкорт сүзе дә катыштырмыйча, саф татарча сөйләшергә өйрәндем, —дип искә ала укучыларына математика фәне серләрен төшенде­рүче Рима Рәшит кызы.
Фаридоновлар гаиләсе өч балага гомер биргән. Раил һәм Рәсүл, мәктәп тәмамлап, үзләре сайлаган һөнәр буенча белем ала. Ә төп­чекләре Нурия быел 5нче сыйныфны тәмам­лаган.
Талантлы, абруйлы, тел сафлыгы өчен тырышучы, үз фикере булган укытучы ул — Наил Кави улы. “Ел укытучысы” финалистлары арасында нәкъ шундый педагоглар булырга тиеш тә!
Читайте нас