Кичә генә парта артында утыручы кызлар һәм егетләрнең башында бүген мең төрле сорау кайный. Документларны кайсы вузга тапшырырга? Нинди һөнәр сайларга? Югары уку йортына керергә баллар җитәрме?
Бу көннәрдә республиканың югары уку йортларында зур өметләр белән башкалага килгән абитуриентлар мәш килә. Башкортстан дәүләт университетындагы бюджет урыннарына 11 мең укучы гариза тапшырырга өлгергән дә инде. Әлегә түләүсез уку буенча конкурс бер урынга 13,6 кеше тәшкил итә.
Әлеге югары уку йортында бакалавриат һәм белгечлеккә — 922, магистратурага 686 бюджет урыны бар. Шулай ук, вузның сигез факультетында аспирантурага 15 түләүсез урын каралган.
Биредә иң популяр юнәлеш — менеджмент, андагы биш бюджет урынына бүгенге көндә 78 кеше дәгъва итә. Персонал белән идарә итү юнәлеше буенча да шундый ук хәл, андагы биш бюджет урынга 57 кеше гариза тапшырган.