+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 август 2017, 14:16

Дөнья рейтингына кертелгән

Round University Ranking (RUR) агентлыгы 2017 елдагы дөньяның иң яхшы университетлары исемлеген бастырды.

Башкортстан биредә ике университет белән билгеләнә: Уфа дәүләт авиация техник университеты (гомум исемлектә 657нче урын, Русия буенча — 34нче) һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты (гомум исемлектә - 746нчы, Русия буенча 60нчы урыннар).

RUR халыкара рейтингы иң абруйлылардан санала. Биредә университетлар 20 параметрны үз эченә алган биш юнәлеш буенча билгеләнә. Алар түбәндәгечә: белем бирү һәм тикшеренү сыйфаты, интернациональлек һәм финанс тотрыклылык дәрәҗәсе.

RUR-2017 рейтингында 74 илдән - 763, Русиянең 30 төбәгеннән 67 университет катнашкан. Тәкъдим ителгән вузлар саныннан чыгып, Русия дөньяда дүртенче урында тора. Узган ел 23 югары уку йорты рейтингта катнашуга тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә башкала мэриясе матбугат хезмәте.
Читайте нас