-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 август 2017, 12:59

Башлангыч сыйныфлар атнасына биш көн укырга тиеш

Бу хакта Русиянең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерде.

"Минем шәхси фикерем буенча, кече сыйныф укучылары биш көнлек программага сыярга, ә өлкәнрәкләр шимбә дә укырга тиеш. Аның өчен мәктәп коллективында җыелыш уздырырга һәм иҗтимагый оешма карары кирәк,", - дип белдерде министр чәршәмбе көнне Гомумрусия ата-аналар җыелышында.
Беренче Гомумрусия ата-аналар җыелышы 2014 елда узган иде. Быел ул "Царицыно-548" мәгариф үзәгендә үтте. Сораулар туплау министрлык сайты һәм социаль челтәрләр аша алып барылган.
Читайте нас