Мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова билгеләвенчә, яңа уку елына гомум саны 1 мең 375 урынга исәпләнгән өч мәктәп (шуның икесе башкалада), Бөрҗән районының Иске Собханкул авылында реконструкциядән соң 120 урынлык интернат, шулай ук, Тәтешле һәм Гафури районнары үзәгендә 240 урынлык ике балалар бакчасы файдалануга тапшырыла.
Агымдагы ел ахырына кадәр Уфа районының Нагаево бистәсендә 350 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп һәм районнарда 769 урынлык 5 балалар бакчасы ачылу көтелә.
Быел 308 гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонтка 456,39 миллион сум акча бүленгән. Аның республика бюджетыннан каралган 200 миллион сумы, мәктәпләрдә икенче сменада укытуны бетерү кысаларында, өстәмә урыннар булдыруга юнәлтелгән. Узган елдагы белән чагыштарганда, бу максаттан финанслау 50,5 миллион сумга арткан. Агымдагы ремонт эшләренә якынча 70 миллион сум акча тотынылган. Әлеге чаралар ярдәмендә беренче сменада укучылар санын 90 процентка кадәр җиткерү күз уңында тотыла.
Мәгариф министры белдерүенчә, федераль бюджеттан алынган субсидия акчасына узган елда 85 спорт залына ремонт ясалган һәм 24 аудитория спорт залы итеп үзгәртеп корылган.
– Әлеге мәктәпләрдә балаларга, укудан тыш, түгәрәкләрдә шөгыльләнү, өстәмә белем алу мөмкинлеге булдырылды. Узган елда өстәмә белем бирүгә балаларның 77,8 проценты җәлеп ителде. Бу илдәге уртача күрсәткечтән 10 процентка күбрәк. Быел исә бу санны 78,2 процентка кадәр җиткерәчәкбез, — диде Гөлназ Радмил кызы.
Бу уңайдан республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов укытучыларның август киңәшмәсендә бүген балаларга өстәмә белем бирү өлкәсенең көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булуын билгеләде. Аның белдерүенчә, бездә сәләтле балалар белән эшләү системасы юк, олимпиада хәрәкәтенең эш темпы сүлпәнәя, нәтиҗәләре түбән. Өстәмә белем бирү программасы төрле булса да, аларның күпчелеге түләүле. Шул сәбәпле, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның мондый түгәрәкләргә, секцияләргә йөрү мөмкинлеге чикле. Төбәк җитәкчесе өстәмә белем бирүнең түләүсез формаларын үстерү, бигрәк тә мәктәпләрдә көннең икенче яртысында спорт, иҗат, техник түгәрәкләр эшчәнлеге өчен шартлар тудыру кирәклеген ассызыклады.
Әйтергә кирәк, республикада укучыларга сыйфатлы белем алу өчен уңай шартлар тудыруга игътибар арта. 2016 елның гыйнварыннан республика Хөкүмәте тарафыннан бер укучыга дәреслекләр, уку әсбаплары һәм укыту чаралары, уеннар, уенчыклар алу нормативы 590,8 сумнан 1000 сумга кадәр арттырылды.
Быел гомуми белем бирү оешмаларына дәреслекләр һәм уку әсбаплары өчен 462 миллион 806 мең сум акча бүленгән. Яңа уку елына республиканың барлык уку йортлары да дәреслекләр һәм уку әсбаплары белән тәэмин ителгән.
Узган уку елында 108 мәктәп автобусы алынган булса, быел янә 57 автобус сатып алу күз уңында тотыла. Әлеге вакытта укучыларны 2 мең 557 авылдан 872 гомуми белем бирү учреждениесенә 1319 мәктәп автобусы йөртә.
Белем бирү системасында ирешелгән нәтиҗәләрнең берсе буларак, БДИ буенча күпчелек фәннәрдән уртача баллның артуын билгеләргә кирәк. Узган елдагы белән чагыштырганда, быел имтиханнарда түбән нәтиҗәләр күрсәтүчеләрнең саны 1,5 тапкыр кимегән, 81 һәм аннан да күбрәк балл җыючыларның саны исә арткан. Шулай ук, урта һөнәри белем бирү системасы үсешендә дә уңай динамика күзәтелә. Республиканың биш колледжы “Заманча санлы белем бирү мохите” проектында катнашкан. Федераль максатлы программа кысаларында урта һөнәри белем бирүгә 24 миллион сум юнәлтелгән.
— Мәгариф — ул аерым өлкә, андагы хәлләр укытучыларга һәм белем алучыларга гына кагылмый. Гомуми һәм һөнәри белем бирү мәсьәләләре бөтен җәмгыять өчен мөһим. Ил икътисадының, фәннең нинди юлдан китәчәге, Русиянең үсеше аларның ничек хәл ителүенә бәйле, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов педагоглар киңәшмәсендә.
Әлбәттә, быелгы август киңәшмәсендә төп тема булып алынган тәрбия бирү системасын камилләштерү дискуссия мәйданчыкларында фикер алышу булып кына калмас, мәктәп тормышын уңай якка үзгәртүгә, укучылар мөмкинлеген төрлеләндерүгә максатлы юнәлтелер дип ышанасы килә. Яңа уку елында хөрмәтле педагогларыбыз, балаларга сыйфатлы белем бирү белән бергә, аларны тәрбияләүгә дә игътибарны арттырсын иде. Илебез киләчәге нәкъ шундый белемле һәм тәрбияле яшьләр кулында.