+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 сентябрь 2017, 14:16

Республиканың өч мәктәбе - Русиядә иң яхшылар арасында

Русиянең Топ-200 иң яхшы мәктәпләре билгеләнде. Илнең иң абруйлы югары уку йортларына керүче чыгарылыш сыйныф укучыларының саны әлеге рейтингта төп критерий булып тора.

Югары уку йортына бернинди каршылыксыз укырга керерлек сыйфатлы белемне Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе бирә.

Шулай ук Краснояр крае (15 мәктәп), Свердловск өлкәсе (12 мәктәп), Санкт-Петербург һәм Казан (10ар мәктәп) укучыларының да төпле белемгә ия булуы билгеләнде.

Рейтингта Уфаны ике мәктәп тәкъдим итә — УДАТУ каршындагы 153нче лицей (ул 40нчы урында тора) һәм, шулай ук, 93нче гимназия (163нче урын). Нефтекаманың 1нче лицее 106нчы урын били. Рейтингта Русиянең 33 төбәгеннән мәктәпләр тәкъдим ителгән.
Читайте нас