+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Мәгариф
6 Сентября 2017, 13:24

Инша язарга алдан әзерлән

Агымдагы уку елында чыгарылыш сыйныф укучылары язачак йомгаклау иншасының тематик юнәлешләре билгеле булды.

Педагогик үлчәүләр федераль институты белгечләре иҗади эшләр язу буенча укучыларга комментарийлар әзерләгән.

Беренче юнәлеш — “Тугрылык һәм хыянәт”, икенчесе — “Битарафлык һәм ярдәмчеллек”, өченчесе — “Максатлар һәм чаралар”, дүртенчесе — “Кыюлык һәм куркаклык”, бишенче юнәлеш — “Кеше һәм җәмгыять”.

Йомгаклау иншасының темалары имтихан башланырга 15 минут кала билгеле булачак.

Иншаны начар билгегә язган укучыларга бу сынауны яңадан үтү мөмкинлеге бирелә.

Билгеле булуынча, әлеге уку елында укучылар иншаны 6 декабрьдә, 7 февральдә һәм 16 майда язачак.
Читайте нас