+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
26 Апреля 2018, 05:32

Казанда “Илһам” Бөтенрусия яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Кичә Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында “Илһам” Бөтенрусия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау чарасы узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әлеге конкурс Татарстанда 4 ел уздырыла, анда катнашучылар саны елдан-ел арта.

Беренче елларда бәйгедә катнашуга берничә йөз гариза тапшырылган булса, быел — 2 меңнән артык.

Татарстаннан һәм Русиянең 14 субъектыннан 1 600 эш кабул ителгән. Арада шигырь, проза, драма һәм журналистик әсәрләр бар. Үз иҗаты белән бәйгедә Башкортстан, Пенза, Киров һәм Әстерхан өлкәләре, Пермь крае укучылары да катнашкан.