+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
27 Апреля 2018, 05:20

Китап урынына... граната тотып килгән

Стәрлетамак шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә укучыларны һәм хезмәткәрләрне ашыгыч рәвештә эвакуацияләгәннәр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бу хакта шунда ук социаль челтәрләрдә хәбәр ителде. Соңыннан билгеле булуынча, эвакуация күнегү үтү генә булмаган. 8нче сыйныф укучысы мәктәпкә граната алып килгән һәм сыйныфташларына күрсәткән. Малайның кулында шикле әйбер күреп калган укытучы бу хакта директорга җиткергән. Уку йорты җитәкчелеге ашыгыч рәвештә укучыларны эвакуацияләргә карар иткән.
Бу граната укучының кулына ничек килеп эләгүе әлегә билгесез.