+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
24 Мая 2018, 21:00

Ике яклы хезмәттәшлек зарур

Башкортстан дәүләт аграр университетында республика югары уку йортлары ректорларының утырышы үтте. Анда Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республика югары уку йортлары советы рәисе Раил Әсәдуллин үзенең чыгышында мәгариф системасының заманча үзгәрүенең мөһимлегенә басым ясады.
Бүген берничә уку йорты гына төрле предприятиеләр, оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Ә калганнары элекке методика белән укытуын дәвам итә. Безгә республикага кирәкле кадрлар әзерләүгә игътибарны арттыру зарур. Моның өчен хезмәт базары белән даими кызыксыну мөһим. Яшьләргә югары белем бирүгә генә түгел, аларның киләчәктә эшкә урнашуы да үзәккә куелырга тиеш, – диде ул.
Чыннан да, безгә чит өлкә студентларын җәлеп итү буенча эшчәнлеккә игътибарны арттыру кирәк. Алай гына да түгел, киләчәктә аларның республикада калуына мөмкинлекләр тудыру мөһим. Бу чит өлкәдән безгә килеп укучы студентларның яшәү шартларына да бәйле. Уку йортлары җитәкчеләре билгеләвенчә, укырга керү өчен документ тапшырырга килгән яшьләр, тәү чиратта, тулай тораклар, андагы шартлар белән кызыксына. Бу мәсьәлә әлеге вакытта тулысынча хәл ителмәгән.
– Безгә уку йортлары белән предприятиеләр арасында бәйләнеш булдыруның аерым механизмын уйларга кирәк. Әлегә кадәр һәр уку йорты моны ничек булдыра ала, шулай башкара. Билгеле, бу берникадәр хаталарга юл куя. Шулай да югары уку йортларының җитештерү тармагы белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар. Аны тагын да үстерергә кирәк. Әлбәттә, бу сездән мәсьәләгә тагын да җитдирәк караш таләп итә, – диде Рөстәм Мәрданов.
Утырышта уку йортларының банклар белән хезмәттәшлеге һәм башка мәсьәләләр тикшерелде. Рөстәм Мәрданов билгеләвенчә, уку йортларының эшчәнлеге яшьләрне үстерүдә, аларның киләчәген хәл итүдә зур роль уйный. Шуңа да республика җитәкчелеге аларны борчыган проблемаларга җитди карый.

Гөлия Гәрәева.