+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
6 Июня 2018, 12:38

Их-х шул шпаргалкаларны!..

Республикада урыс теле буенча БДИны 18 мең укучы язды.Аттестат алу өчен мәҗбүри имтиханнарның берсе - урыс теленнән, һәм минималь балл 24тән дә ким булмаска тиеш. Югары уку йортына укырга керү өчен бу фән буенча БДИны тапшыру мотлак һәм минималь балл 36 булырга тиеш.

Добавить в предпочтительные источники Google

Укучылар имтихан нәтиҗәләрен 25 июньгә кадәр беләчәк.
Республикада БДИ барышын 15 — федераль, 43 — төбәк, 200 муниципаль җәмәгатьчелек күзәтүчеләре һәм мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре контрольдә тота.
БДИ штатлы режимда барса да, республикада дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрү тәртибен бозу сәбәпле 3 укучы имтиханнан чыгарып җибәрелгән. Профильле математикада — 2, тарих фәне буенча имтихан вакытында 1 укучы тәртип бозган.