+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
19 Июня 2018, 12:00

100 баллылар янә 12гә артты

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар профильле математика, химия һәм тарих фәннәре буенча нәтиҗәләрен белде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Беренче имтиханнарда 11 укучы 100 балл җыйган булса, әлеге өч фәнне республикада 12 укучы иң югары баллга язган. Профильле математика буенча БДИ 1 июньдә үткән иде, аны 12,5 мең укучы язды. Бу фән буенча минималь балл 27 булырга тиеш. Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре билгеләвенчә, профильле математика буенча уртача балл, узган елдагы белән чагыштырганда, югарырак. Шунысы сөенечле: быел бу фән буенча өч укучы 100 балл җыйган. Болар - Уфаның 93нче гимназиясе, 96нчы лицее һәм Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика гимназия-интернаты укучылары. Былтыр профильле математикадан бары тик бер укучы югары балл күрсәтә алган иде.
4 июньдә унберенчеләр тарих һәм химия фәннәре буенча сынау тотты, тарихны — 2 меңнән артык, ә химияне 3,5 мең тирәсе укучы сайлаган иде. Тарих буенча минималь балл 32дән дә ким булмаска тиеш. Вузлар абитуриентларга укырга керү өчен моңардан да түбәнрәк балл билгели алмый. Әйтергә кирәк, тарих буенча БДИ күрсәткечләре дә быел күпкә яхшырак. Узган елда бер укучы гына 100 балл җыйган булса, быел андыйлар өчәү. Күмертау, Октябрьский һәм Уфа мәктәпләрен тәмамлаучылар иң югары нәтиҗә күсәтте.
Химия буенча БДИда минималь балл 36дан да ким булмаска тиеш. Быел бу фән буенча 6 укучы иң югары нәтиҗәләргә ирешкән. Аларның бишесе — башкала укучылары, бер укучы Күмертау мәктәбен тәмамлаган. Бу фәннән дә укучылар яхшырак белемгә ия булуларын күрсәткән.