Иске Балтач 1нче урта мәктәбе музее, узган гасырның 70нче елларында ачылып, үз тарихында төрле чорлар кичергән. Быел музей мәктәпнең 120 еллык юбилее алдыннан өр-яңадан тергезелде. Хәзер инде ул туган як тарихын өйрәнү музее дип кенә түгел, районның дан музее дип тә аталырга лаек.
Сер түгел, белем учагында музей булдыру өчен башлап йөрүче педагогларның булуы мөһим. 1нче мәктәптә бу игелекле эшкә тарих укытучысы Фәридә Шәртдинова алынган.
— Музейны тергезү күптәнге хыялым иде. Мәктәп директоры Фәнис Шәймөхәммәтов башлангычымны күтәреп алды. Укытучылар, укучылар, педагогик хезмәт ветераннары, ата-аналар, якташларыбызның зур тырышлыгы белән музей яңартылып, тарихи мәгълүматларга баетылып ишекләрен ачты, — ди Фәридә Мәснәви кызы.
1нче мәктәп 2015 елдан Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировның исемен йөртә. Геройга аерым экспозиция багышланган. Музейның зур гына өлешен Бөек Ватан сугышында катнашкан мәктәп укытучылары һәм укучыларының, Әфганстан һәм Чечня сугышы батырларының биографияләре алып тора. Стендларны сыйфатлы фотолар бизи, алар турында бай материал тупланган. Мәгълүмат җыюда экспозиция геройларының якыннары, туганнары да зур ярдәм күрсәткән.
1нче мәктәп үзе укытып чыгарган билгеле шәхесләр белән хаклы рәвештә горурлана. Язучы, галим-энциклопедист Әхнәф Харисов, филология фәннәре докторы Радик Сибәгатов, медицина фәннәре докторы, профессор Лена Карамова, Уфа дәүләт сәнгать академиясе мөгаллимәсе, профессор Фәрдүнә Касыймова, Башкортстанның атказанган артисты Алсу Галина-Гафарова һәм башка күре-некле шәхесләр нәкъ биредә канат ныгыткан. Республика Башлыгының әтисе Зәки Хәмитов та кайчандыр бу данлыклы мәктәптә белем алган.
Музейда үзенчәлекле экспонатларның булуы аеруча игътибарга лаек. Әйтик, “Рассвет” җәмгыяте — “Ленин-бүләк” колхозының Күчмә Кызыл Байрагын, Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында һәлак булган Мөхлис Хисмәтовның оныклары үзләре өчен бик кадерле истәлек — бабаларының каскасын музейга тапшырган.
Музейның аерым бер өлешен борынгы авыл өе күренеше алып тора. Күкеле сәгать, куыклы лампа, чигелгән сөлгеләр, гөбе, йон эрләгеч, читәнгә эленгән көянтә, чабаталар... Мондагы бай күргәзмә шул чор тормышын җанлы итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Мәктәпнең 1987 елгы чыгарылыш укучысы Илшат Гайнанов музейдагы бизәү эшләрен үз өстенә алган. Ул — Бөек Ватан сугышы ветераны, Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашучы биология укытучысы Гайфулла Бакировның оныгы.
— Кыска гына вакыт эчендә бик күп материал тупланды. Бу эшкә укучы-ларның да зур кызыксыну белән кушылуы аеруча куанычлы. Алар алып килгән һәр әйбер, фотосурәт, кулъязма үз урынын ала барды. Музейның исә укучыларга тәрбия һәм белем бирүдә өлеше гаять зур. Күренекле шәхесләр белән очрашулар, сыйныф сәгатьләре, кайбер дәресләр нәкъ биредә уза. Стендлар, күргәзмә әсбаплар дәресләрне тагын да эчтәлеклерәк, нәтиҗәлерәк итә, — ди мәктәп директоры Фәнис Шәймөхәммәтов.
Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Балтач районы.