Төп этапта имтихан тапшыра алмаган 9нчы сыйныф укучылары урыс теле буенча янә сынау тотты.
Анда 527 укучы катнашты, 66 имтихан тапшыру пункты эшләде.
Урыс теле буенча имтихан нәтиҗәләре 26 июньгә кадәр билгеле булачак.
Резерв көннәрдәге киләсе сынауны тугызынчылар 21 июньдә математика буенча тапшырачак. Әлеге вакытта имтиханда алган баллары белән килешмәгән укучылар аппеляциягә мөрәҗәгать итә ала.