Бүгенге көндә БДИны 100 баллга тапшыручылар саны 51гә җитте. Беренчеләрдән булып иң югары баллны география һәм информатикадан имтихан тапшыручылар җыйган иде. География буенча — 2, информатика буенча 9 укучы 100 баллы булды.
География һәм математиканың база дәрәҗәсе буенча БДИ нәтиҗәләре, узган елдагы белән чагыштырганда, бераз яхшырган. Информатика буенча уртача балл исә түбәнрәк.
Математиканың база дәрәҗәсен 17672 укучы тапшырган иде. Алар арасында яхшы билге алучылар саны — 12,2 процентка, бу имтихан буенча уртача билге 0,2гә арткан.
География буенча БДИда уртача нәтиҗә, былтыргыга караганда, 3,1 баллга югарырак. Әлеге имтиханны 639 укучы тапшырган иде. Бу фән буенча уңай нәтиҗәләр быел аеруча сизелде. Минималь балл җыя алмаучылар саны, узган елдагы белән чагыштырганда, 1,9 процентка кимегән. 61- 80 балл җыючылар саны 5,4 процентка арткан. Иң югары баллны Туймазы һәм Зианчура районнары укучылары җыйган. Информатикадан быел 2540 кеше сынау тотты, бу, узган елдагыга караганда, 122гә күбрәк. Әлеге фән буенча уртача балл былтыргы белән тигезләшә, “61дән 80гә” кадәр баллар алучы укучылар саны да 3,4 процентка артуы билгеле. Быел 9 укучының 100 балл җыюы да укучыларның әлеге фәнгә җитди тотынуын исбатлый. Уфа, Нефтекама, Октябрьский шәһәрләре укучылары иң югары нәтиҗәләр күрсәтте.
Профильле математика буенча БДИ 1 июньдә үткән иде, аны 12,5 мең укучы язды. Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре билгеләвенчә, профильле математика буенча уртача балл, узган елдагы белән чагыштырганда, югарырак. Шунысы сөенечле, быел бу фән буенча өч укучы 100 балл җыйган. Болар — Уфаның 93нче гимназиясе, 96нчы лицее, һәм шулай ук, Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика гимназия-интернаты укучылары. Былтыр профильле математикадан бары тик бер укучы гына югары балл күрсәтә алган иде.
4 июньдә унберенчеләр тарих һәм химия фәннәре буенча сынау тотты, тарихны — 2 меңнән артык, ә химияне 3,5 мең тирәсе укучы сайлаган иде. Әйтергә кирәк, тарих буенча БДИ күрсәткечләре дә быел күпкә яхшырак. Узган елда бер укучы гына 100 балл җыйган булса, быел андыйлар өчәү. Күмертау, Октябрьский һәм Уфа мәктәпләрен тәмамлаучылар иң югары нәтиҗә күсәтте.
Химия буенча 6 укучы иң югары нәтиҗәләргә ирешкән. Аларның бишесе — башкала укучылары, берсе Күмертау мәктәбен тәмамлаган. Бу фәннән дә укучылар яхшырак белемгә ия булуын күрсәткән.
Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.