+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
4 Июля 2018, 06:00

Татар егете БДИда 400 балл җыйган!

БДИ тарихында беренче тапкыр Мәскәүнең 179нчы мәктәбе укучысы Руслан Сәлимгәрәев 400 балл җыйган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Руслан урыс теле, профильле математика, химия һәм биология буенча БДИ тапшырган. Һәр имтиханда аның эше 100 баллга лаек булган.

Уникаль укучы Мәскәүнең иң яхшы мәктәпләренең берсендә белем ала. 17 яшьлек егет үсемлекләр үстерергә ярата, ботаника белән кызыксына.

БДИны уңышлы тапшыруын бигрәк тә югары сыйныфларда үзенең күп шөгыльләнүендә күрә. Ул - унлаган Бөтенрусия олимпиадасында җиңү яулаган укучы.

“БДИ һәм олимпиада — биремнәре буенча төрле булсалар да, үзеңне әзерләү буенча алар охшаш. Олимпиадаларда катнашу тәҗрибәсе имтиханда ярдәм итте”, — ди Руслан.

Урыс теле, математика һәм химия буенча ул олимпиадаларда җиңү яулаган булган, ә биология фәнен уңышлы тапшыру өчен имтиханга бер ай кала репетитор белән шөгыльләнеп алуын да яшерми егет.

БДИны уңышлы тапшыру өчен Русланнан өч киңәш:
1. Имтихан алдыннан йокыгызны туйдырыгыз.
2. Имтиханның киләчәк тормышыгызга йогынтысы турында күп уйламаска тырышыгыз: артык борчылудан сакланыгыз.
3. Пробниклар чишегез һәм таләпләрне карагыз, чөнки сезне ничек бәяләүләрен алдан ук аңларга кирәк.

Фото Русия Фән һәм мәгариф министрлыгы сайтыннан алынды.