16 июльдә Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова имтихан тапшыру кампаниясе тәмамлануы турында җиткерде.
Министр үзенең чыгышында төбәктә Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек һәм аны үткәрүнең нәтиҗәле системасы булдырылуын билгеләде. Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә 28 мең кеше җәлеп ителгән, монда имтихан тапшыручылар да, аны үткәрүне оештыручылар да керә.
Бүген БДИ нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә була:
1) 14 фәннең 11е буенча уртача балл үскән;
2) 81 һәм аннан да югарырак балл җыючылар арткан;
3) 6 фән буенча минималь баскычны үтә алмаучыларның саны кимегән.