+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 Августа 2018, 09:40

Быел 50 меңнән артык беренче сыйныф укучысы мәктәпкә барачак

Якынча мәгълүматлар буенча, Башкортстанда яңа 2018-19 уку елында 50 меңнән артык беренче сыйныф укучысы мәктәпкә төшәчәк, унберенчеләр 19 меңнән күбрәк. Былтыр төбәктә 52 мең укучы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап үткән иде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Беренче сыйныфка 6,5 яшьтәге балалар кабул ителә, ләкин сигез яшьтән дә өлкәнрәк түгел.
Яңа уку елы алдыннан барлык җирдә дә «Мәктәп ярминкәләре» оештырылачак. Анда мәктәп кирәк-яракларын җитештерүчеләр, китап кибетләре, эре сәүдә предприятиеләре һәм шәхси эшкуарлар катнаша.