+4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
2 Августа 2018, 21:00

Күтәрелгән мәсьәләләр хәл ителерме?

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенрусия съезды үтте.Казанда, шулай ук Татарстанның Кукмара районында үткән югары форум эшендә илнең 32 төбәгеннән һәм Казахстаннан 700 делегат – татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем һәм тәрбия бирүче гомуми уку йортлары җитәкчеләре, Русия һәм Татарстанның мәгарифкә идарә итү органнары вәкилләре, төбәкләрдәге татар милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстан делегациясен Уфаның Дим районы мәгариф бүлеге начальнигы Ирек Рәшит улы Усманов җитәкләде.
Беренче көнне делегатлар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында И. Галинең “Гомер буе сине көтәм” мелодрамасының премьерасын карады.
Икенче көнне Кукмара районында съездның секция утырышлары булды. Делегатлар дүрт мәйданчыкка бүленеп, Кукмара районы белем бирү оешмалары эшчәнлеге белән танышты.
Секция утырышларында милли белем бирү мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл”ләр оештырылды. 3нче мәйданчыкның секция утырышында Уфа шәһәреннән М. Шәйморатов исемендәге 104нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Садыйкова “Татар телен укытуда укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру” темасына осталык дәресе күрсәтте. Татар телен укытудагы уңышлары өчен Венера Әнвәр кызы Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде.
Секция утырышларыннан соң делегатлар Кукмара районы мәдәният йортына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының съездының күчмә утырышын йомгакларга җыелды.
Казанның “Корстон” кунакханәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенрусия съездының пленар утырышы үтте. Аны Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов ачты һәм “Хәзерге заман таләпләре контекстында милли мәгариф: бурычлар, проблемалар, хәл итү юллары” темасына чыгыш ясады. Ул ана телебезнең милләтебезне берләштерүче зур көч булуын, телне, мәдәниятне, традицияләрне саклап калуда төп рольне укытучылар уйнавын билгеләде.
Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Андрей Петров үзенең чыгышында бүген төп проблемаларның берсе туган телләрне укыту белән бәйле булуын искәртте. “Без Татарстандагы коллегаларга хас булганча эш итәчәкбез. Монда төрле мәсьәләләр акыл белән уйлап эшләнгән. Туган телләрне укытуны да шулай оештырачакбыз”, – дип белдерде.
Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев, Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов һәм башкаларның чыгышлары да татар телен саклап калу һәм үстерү проблемаларына багышланды.
Пленар утырышта татар милли мәгарифе өлкәсендә булган проблемалар, милли мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлекне оештыру үзенчәлекләре, татар теле һәм әдәбиятын укытудагы төп тенденцияләр барланды, бурычлар билгеләнде.
Тәнзилә Мөхиярова,
“Башкортостан укытыусыһы” журналының милли телләр
һәм әдәбиятлар бүлеге мөхәррире,
съезд делегаты.