+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәгариф
8 Августа 2018, 12:07

Туган телләрне саклау һәм үстерү зарур

Бүген Уфаның Мостай Кәрим исемендәге 158нче башкорт гимназиясендә “Милли мәгариф: заман һәм үсеш перспективалары” дип аталган дискуссия мәйданчыгы оештырылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Педагогларның август киңәшмәсен каршылап оештырылган чарада мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова, ведомство белгечләре һәм методистлары, милли гомуми белем бирү оешмалары директорлары, республиканың алдынгы туган тел укытучылары, вузлар, ата-аналар җәмәгатьчелеге әгъзалары катнашты.
— Милли мәгарифнең булуы — ул республиканың, илнең визит карточкасы, дәүләт сәясәтенең мөһим элементы. Безнең күпмилләтле республикада укыту — алты, ә туган телләрне өйрәнү ундүрт телдә алып барыла. Теләге булган һәркемгә туган телен өйрәнү мөмкинлеге бирелә. Ләкин узган һәм агымдагы ел нәтиҗәләре күрсәтүенчә, туган телләрен өйрәнүчеләрнең саны акрынлап кими. Бу, әлбәттә, негатив күренеш, халык миграциясенең бер факторы. Бүген без янә милли мәгариф өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләр, туган телләрне укытудагы заманча, перспектив технологияләр турында сөйләшергә җыелдык, — диде, утырышны ачып, Гөлназ Шәфыйкова.
Август киңәшмәсе алдыннан мондый форматта дискуссия алып бару икенче ел үткәрелә.
Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.