+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәгариф
10 Августа 2018, 09:51

Укытучылар белән эш яңа дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш

Бүген республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов укытучыларның август киңәшмәсендә пленар утырышта чыгыш ясады.

title
-- Танырга кирәк, бүген уку йортын тәмамлаучыларның күпчелегенең икътисади, финанс һәм хокукый әзерлеге бик түбән. Бүген болардан башка тормышта нәрсәгә булса да ирешү авыр, -- диде Рөстәм Зәки улы. – Белем бирү процессына төрле өлкәләрдә фәнни тикшеренү белән бәйле укыту технологияләрен кертергә кирәк.

Республика җитәкчесе фикеренчә, укытучылар белән эшне дә яңа сыйфат дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк. Гомумрусия халык фронты мониторингы нәтиҗәләреннән күренүенчә, педагогларның 20 проценты гына федераль дәүләт мәгариф стандартларын гамәлгә ашыруга кирәкле технологияләргә ия. Бүген укытучының универсаль компетенциясе (шул исәптән, электрон ресурслар белән эшләү, укытучыларны проект һәм тикшеренү эшләренә өйрәтү) беренче планга чыга.