- Университетларга килгәндә, бүген алар мәгариф һәм фән үзәкләре генә түгел, “акыллы икътисад” платформасының үсешү нигезе дә булып тора, - диде Башкортстан Башлыгы. - Алар проект һәм конструкторлык белән шөгыльләнә, гамәли тикшеренүләргә дә кушыла.
Челтәр киңлекләрендә берничә ел инде дөньяның әйдәүче вузларын төрле юнәлешләрдә берләштерүче укыту онлайн-платформалары эшли. Аларга Русия студентлары да кушыла ала. Шул ук юнәлештә федераль лидер-университетлар да шөгыльләнә.
Югары көндәшлек шартларында Башкортстандагы уку йортларына абитуриентларны үзебезнең вузларда укыту, республикабызда эшкә калдыру өчен яңа белгечлекләр ачу, аларны кызыксындыру, җәлеп итү кирәк.