Быел 1нче сентябрьдә Белем көне уңаеннан тантаналы чаралар узачак, ә беренче уку көне 3 сентябрьдә башлана.
Беренче сыйныф укучылары быел - 33 атна, 2-8нче сыйныфлар — 35 атна, өлкән сыйныфлар 34 атна укый.
Көзге каникуллар 28 октябрьдә башлана һәм сигез көн дәвам итә; кышкысы 31 декабрьдә башлана һәм 13 гыйнварда тамамлана; язгысы - 24 марттан 31енә тиклем, җәйгесе, гадәттәгечә, 1 июньдә башлана һәм яңа уку елына кадәр дәвам итә.
Шулай ук, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен түбәндәге бәйрәмнәр уңаеннан ял көннәре көтә: 11 октябрь — Башкортстан Республикасы көне, 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне, 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне, 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне, 1 май — Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май — Җиңү көне, 4 июнь — Ураза бәйрәме, 12 июнь — Русия көне, 12 август — Корбан бәйрәме.